Барлык яңалыклар
Инцидент
20 март 2023, 19:56

Иң борчыган мәсьәлә - юллар

13-19 март көннәрендә  Башкортстанның  “Инцидент менеджмент” һәм “Платформа обратной связи “Госуслуги. Решаем вместе” ЦУР мәгълүмат системалары социаль челтәрләрдә  4 846 мөрәҗәгать (узган атна белән чагыштырганда 1427 мөрәҗәгатькә азрак) теркәгән. Бу мәгълүматларны республика Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча  идарә начальнигы Елена Прочаковская   Радий Хәбиров  атна саен үткәрә торган киңәшмәдә  укып ишеттерде.

Халыкны иң нык борчыган топ-5 темаларга  юллар (1 184 мөрәҗәгать), төзекләндерү ( 789), ТКХ (655), иҗтимагый транспорт (533), сәламәтлек саклау (392) кергән.

Юллар мәсьәләсенә килгәндә, аларны кардан чистарту буенча мөрәҗәгатьләр саны кимегән. Республика халкы башлыча чокыр-чакырлар ремонты һәм юллар төзелеше мәсьәләсе турында яза. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе Уфадан (102), Стәрлетамактан (24) һәм Октябрьскийдан (22).

Төзекләндерү өлкәсендә кешеләрне күбрәк ихаталар территорияләрен һәм тротуарларны кар-боздан чистарту, шулай ук ихаталардагы чокыр-чакырлар ремонты борчый. ТКХ  буенча – йорт түбәләреннән  кар һәм бозны  чистарту мәсьәләсе. Шулай ук түбәләрдән су агу проблемасы. Һава температурасының бер түбәнәеп, бер күтәрелүе сәбәпле бу очраклар ешайган. Иҗтимагый транспорт буенча мөрәҗәгатьләр саны арткан, бу кайсыбер маршрутларның бетүе яисә аларның үзгәрүе белән бәйле.

ЦУРдагы доклад нәтиҗәләре буенча республика Башлыгы Радий Хәбиров профильле ведомстволарга һәм хезмәтләргә юллардагы чокыр-чакыр ремонтына ныклы игътибар бүлүне йөкләде. 

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: