Барлык яңалыклар
Инцидент
3 ноябрь 2021, 12:57

Мәсьәләләр тиз хәл ителә

"Инцидент менеджмент" системасы республика белән идарә итү үзәгенең бер өлеше булып тора.

Мәсьәләләр тиз хәл ителә
Мәсьәләләр тиз хәл ителә

"Инцидент менеджмент" системасы республика белән идарә итү үзәгенең бер өлеше булып тора. Анда килгән сораулар тиз вакыт эчендә карала һәм җавап бирелә.

Мәсәлән, Салават шәһәрендә яшәүче Шилкина Ольга Александровнаның мөрәҗәгате дә тиз вакыт эчендә каралган һәм проблема хәл ителгән.

"Хәерле көн. Чүп өчен яңа контейнерлар куюыгызны сорыйм. Искесе череп, җимерелеп беткән. Халык аңа чүп-чар салмасын өчен жэу хезмәткәрләре аны хәтта каплап куйган. Чүп түгү урыны Юлаев урамы, 12 санлы йорт янында урнашкан". Салават шәһәре хакимиятенең җавабы: "Исэнмесез. Сез әйткән адрес буенча чүп түгү урынында контейнерлар яңартылды. Фотосурәтләрен беркетәбез. Ихтирам белән, Булат Садыйков, Салават шәһәре хакимиятенең шәһәр хуҗалыгы идарәсе башлыгы."

Мәсьәләләр тиз хәл ителә
Мәсьәләләр тиз хәл ителә
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: