Барлык яңалыклар
Инцидент
26 октябрь 2021, 11:59

"Инцидент"ка хат яздым...

“Инцидент” системасына төрле эчтәлекле хатлар килә. Әйтик, Благовещен районының Николаевка авылында яшәүче Юлия Трошина балалар мәйданчыгының мөшкел хәлен бәян иткән иде.

docs.google.com "Инцидент"ка хат яздым...
"Инцидент"ка хат яздым...Фото:docs.google.com

“Инцидент” системасына төрле эчтәлекле хатлар килә. Әйтик, Благовещен районының Николаевка авылында яшәүче Юлия Трошина балалар мәйданчыгының мөшкел хәлен бәян иткән иде. ППМИ программасында да катнашканнар, әмма нәтиҗәсе булмаган. Район хакимияте башлыгы Олег Головның аның хатына җавабы килгән иде.

“Хөрмәтле Юлия Трошина!   Яхшы яңалыклар бар - Николаевка авылы балалар уен мәйданчыгына элементлар сатып алу өчен иганәчеләр табылды. Безнең өчен МАФлар әзерли торган оешманы табу бик авыр, аларның заказлары бик күп. Әмма 15 сентябрьгә кадәр без барсын да сатып алып балалар уен мәйданчыгына урнаштырырга тырышачакбыз”. – дигән иде ул.

Шушы көннәрдә Николаевка авылындагы балалар мәйданчыгына яңа уен элементлары урнаштырылган. Аларга район советы депутаты Янин Нурисламов һәм БАЗ акционерлар җәмгыяте ярдәм иткән. Киләсе елда уен мәйданчыгын төзекләндерү һәм яшелләндерү планлаштырыла.

Чыганак: https://docs.google.com/document/d/12ewxIQH97emQDCzos9tyb_r4Kjo4h5SLcEVyDKzRp8Q/edit

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: