Баймакта яшәүче ханым “Южный” микрорайонында җәмәгать транспортының ахыргы ноктасында тукталыш павильоны булмауга зарланган. Кешеләр, яңгыр астында юешләнеп, җилдә өшеп, автобус көтәргә мәҗбүр булган.
Баймак хакимияте ханымның комментариена оператив рәвештә җавап биргән. Шәһәр хакимияте башлыгы Радмир Исәнбаев 30 сентябрьгә кадәр тукталыш булачак дип вәгъдә иткән. Нәтиҗәдә тукталыш павильоны калкып чыккан, гәрчә бераз соңарып булса да. Радмир Исәнбаев, һәрчак элемтәдә булып, эшләр барышы турында хәбәр итеп торган. Проблемага “Инцидент-менеджмент” системасы мониторингы ярдәмендә игътибар иткәннәр.
Чыганак: mgazeta.com