Мәскәүдә хатын-кызлар киемендәге бер ир-ат «Магнит» кибетендә сатып алучыларга балта белән һөҗүм иткән.
Аны полиция хезмәткәрләре кулга алган. Әлеге җинаять кылучы ир психоневрология диспансерында исәптә тора икән. Хатын-кызлар киеме киеп алган, үзен Диана дип атаган һөҗүм итүче азык-төлек арбасы аркасында сатып алучылар белән ачуланыша. Озак та уйлап тормый, сумкасыннан балта алып, аңа каршы килүчеләргә суга башлавы видеокамерлардан да күренә.
Әлеге низаг аркасында зыян күргән 28 яшьлек ир-ат һәм 48 яшьлек хатын-кыз дәваханәгә озатылган.
Чыганак: ren.tv