Барлык яңалыклар
Инцидент
10 сентябрь 2021, 14:00

Карточка белән түләгән һәм... полициягә эләккән

Ир болай булыр дип уйламагандыр.

Карточка белән түләгән һәм... полициягә эләккән
Карточка белән түләгән һәм... полициягә эләккән

Банк карточкасына сакчыл карарга – аны югалтмаска, башка кешеләргә бирмәскә кирәклеген, пин-кодын читләргә хәбәр итәргә ярамаганлыгын һәркем беләдер. Ләкин тормыш булгач, төрле хәлләр була. Кайвакыт ул баналь рәвештә кесәдән яисә кәшилүктән шуып төшеп калырга да мөмкин. Менә Уфада яшәүче берәүнеке дә шулай югалган.

Карточкасыннан колак какканлыгын аңлагач, абзый полициягә мөрәҗәгать иткән. Килеп туган хәлне аңлатып, ул кемдер аның карточкасыннан актив рәвештә файдалануын әйткән.

Шик тудырган кешене дә тапканнар. Ул Уфада яшәүче 51 яшьлек ир булып чыккан. Карточканы ул урамда табуы турында сөйләгән. Табуын тапкан, әмма аны банкка кайтарып бирергә ашыкмаган. Хуҗасын да эзләмәгән. Ул җиңел юл белән киткән – карточкадагы акчаларны кибетләрдә җаны теләгәнчә тотарга уйлаган.

Барлыгы  15 мең сум акчаны тотарга өлгергән. Хәзер ирне зур проблемалар көтә – аны полиция участогына алып килгәннәр һәм эш кузгатканнар. Аңа җитди статья, колония яный. 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: