Барлык яңалыклар
Инцидент
10 сентябрь 2021, 14:25

Күз алдында өзгәләгән

Мондый эт хуҗаларына җәза бармы ул?

Күз алдында өзгәләгән
Күз алдында өзгәләгән

Бүген иртән  Уфаның Инорс микрорайонында  кешеләр коточкыч хәлнең  шаһиты булган. Урамда кешеләр күз алдында зур  бер эт  кечкенә этне өзгәләп ташлаган.  Нәни эт  хуҗабикәсе белән тыныч кына прогулкада йөргән.  Кинәт аңа  “бойцовский” токымлы зур  эт ташланган. Аның  борынына кидерә торган “наморднигы” да булмаган.

Үтеп-сүтеп йөрүчеләр кечкенә этнең үлемен  кәрәзле телефон камерасына төшереп ала алганнар.  Кадрларда зур этнең ничек итеп кечкенәсен йолккалавы күренә.  Сабыйның исән калырга бер өмете дә булмаган.

Социаль челтәрләрдә видеоролик астындагы комментарийләрдә  шаһитлар кечкенә эт хуҗабикәсенең  әрнеп елавы  турында язганнар.

- Хуҗабикә бик елады. Мондый этләр белән  намордникта йөрергә кирәк. Югыйсә, балалар белән йөрүе куркыныч.  Кем белә, ул хайванның башында нинди уйлар барлыгын... – дигәннәр.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: