Барлык яңалыклар
Инцидент
23 сентябрь 2020, 17:45

Террористларга ярдәм иткән?

Башкортстанда Федераль Иминлек хезмәте оперативниклары “К. Минин һәм Д. Пожарский исемендәге халык ополчениесе” (РФ җирлегендә тыелган – ред) дип аталган террористик оешмада катнашуда шикләнелгән 37 яшьлек ирне кулга алган.

Криминалистларда һәм көч структураларында ирнең 2015 елда әлеге бөтенрусия җәмәгать хәрәкәтенә керүе турындагы мәгълүмат бар. Ул бу оешманың суд тарафыннан террор оешмасы дип танылуын белгән булган.
Хәбәр ителүенчә, шик астындагы бу гражданин ике ел дәвамында террористик оешмада катнашучылар арасында ябык бәйләнешләр каналының өзлексез эшләвен тәэмин иткән, шулай ук “Телеграм” һәм “ВКонтакте” челтәрләрендә хәрәкәткә яңа әгъзалар җәлеп итү белән шөгыльләнгән.
Чыганак: Башинформ.
Фото: Башинформ.
Читайте нас: