Барлык яңалыклар
Инцидент
26 апрель 2020, 13:50

Кайчан юлны ремонтлыйсыз?

Уфада яшәүче абзый түрәләргә шундый сорау бирә.

Мәгълүм булуынча, республикада “Инцидент” системасы эшли.
Аның аша республикада яшәүчеләр төрле социаль челтәрләргә үзләрен борчыган көнүзәк мәсьәләләр хакында яза. Вазифалардагы чиновниклар исә аларны исә хәл итәргә тырыша.
Менә чираттагы тагы бер зар.
Хөрмәтле Өлфәт Мансур улы! Орджоникидзе районы Иске Турбаслы авылы юлын эшли башлаганнар иде, шуның белән эш тукталып калды. Юл полотносы ремонттан соң да бик начар хәлдә, әллә бюджет чыганакларын “списать” итү генәме, әллә ремонт ясаучыларның мөнәсәбәте шундыймы? Мәсьәләне ачыклагыз әле, зинһар!” – дип яза Орджоникидзе районында яшәүче Рәфис Бакиев.
Орджоникидзе районы башлыгы Марат Галиуллинның җавабы болай яңгырый:
“Юлларга асфальт түшәү – зур финанс чыгымнар таләп итә торган эш. Безнең республика Владимир Путинның 2018 елның май указларына ярашлы булдырылган “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектында катнаша. Федераль программа кысаларында тәүге чиратта иң зур трафиклы юлларга ремонт ясала һәм асфальт түшәлә. Сез күрсәткән юл участогында ( Зеленая Роща урамыннан алып Иске Турбаслы авылына кадәр) хәрәкәт итү трафигы ул кадәр зур түгел. Шулай да ул юл игътибарсыз калмаячак. Агымдагы ремонт эшләрен төгәллиячәкбез. Мисал өчен, 15 апрельдә, “Орджоникидзе районының төзекләндерү буенча хезмәтләре” эшчәннәре бу юл өлешенең чокыр-чакырларын ремонтлады. Ремонтны арытаба да дәвам итәчәкбез”.
Читайте нас: