Барлык яңалыклар
Инцидент
25 апрель 2020, 03:23

Бүгенге көндә кайсы дәваханәләр эшли?

Гади чирлеләргә кая мөрәҗәгать итәргә?

Мәгълүм булуынча, республикада "Инцидент" системасы эшли.

Аның аша мөрәҗәгать итеп, аһ-зарларны җиткерергә, проблемалар турында хәбәр итәргә мөмкин. Шунда ук җаваплы кешеләр мәсьәләләрне хәл итүгә тотына.

Менә, мәсәлән, Андрей Сергеев: “Аңлатып үтегезче зинһар, бүгенге көндә кайсы дәваханәләр ябык? Кайсы районда ничә кешенең коронавирус йоктыруын кайдан белеп була?” – дип сорый.

Аңа БР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова җавап бирә:

Авырулар саны, дәваханәләр ябылуы хакындагы мәгълүматны көн саен үтә торган брифингтан (БСТ каналында 15.00 сәгатьтә башлана) белә аласыз. Бу хәбәрләр шулай ук БР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтына да эленә. Барлык дәваханәләр дә югары әзерлек режимында эшли. Хастаханәләрдәге карантин чаралары БР буенча Роспотребнадзор идарәсе кушуы нигезендә үткәрелә. План буенча госпитализацияләр әлегә башкарылмый, ягъни дәваханә стационарына планга ярашлы ятып булмаячак. Диспансеризация һәм профилактик караулар вакытлыча туктатылган”.
Читайте нас: