Барлык яңалыклар
Инцидент
21 февраль 2020, 17:29

Балаларга күгәргән сырок ашатканнар

"Интеллигентларча эш итү тәмам", - диде Радий Хәбиров.

Әбҗәлил районы мәктәпләренең берсендәге күңелсез вакыйга турында “Инцидент-менеджмент” системасына хәбәр килеп ирешә.

Эш шунда ки: мәктәптә балаларга күгәргән сырок (сөт ризыгы) биргәннәр. Төбәк җитәкчесе Радий Хәбировны бу хәл чыгарыннан чыгарган булса кирәк. Радий Фәрит улы мәктәпләрдәге туклану сыйфатына кагылышлы очраклар кабатланган саен шунда ук аңа хәбәр итүне сорады.

Күгәргән сыроклар поставщиклары белән килешү таркатылачак. Бу хакта төбәк җитәкчесе Радий Фәрит улы мәгариф сәгате кысаларындагы утырышта белдерде.

“Мин озак үгетләдем. Интеллигентларча эш итү тәмам. Кем белем бирү учреждениеләренә сыйфатсыз азык-төлек ташый, ул безнең белән эшләмиячәк. Мин үз сүзләремә ышанам һәм бу мәсьәләне хәл итүгә бар тырышлыгымны салачакмын”, - диде Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы шулай ук Сипайлово бистәсенең Набережная урамындагы балалар бакчасы ачылуының бертуктаусыз кичектерелүен дә әйтте. Башкала мэриясенә ул кисәтү ясады. Балалар бакчасы төзелешен тергезергә кирәк, агымдагы елның 1 сентябренә бакча сафка тапшырылырга тиеш, диде Радий Фәрит улы.
Читайте нас: