Барлык яңалыклар
Инцидент
29 гыйнвар 2020, 12:25

Юбилей зары

Нәрсә турында булган ул?

Башкортстанда “Инцидент-менеджмент” системасында 100000нче мөрәҗәгать теркәлгән.

Юбилей зары социаль челтәргә язылган. Аның авторы республика Башлыгы Радий Хәбировның посты астында комментарий калдырган. Ул Уфадагы 158нче гимназия янындагы урамнарны чистартуны сораган.

Коммуналь хезмәтләр әлеге проблеманы тиз арада хәл иткән – хәбәр системага килеп төшү белән урамнарны кардан чистартканнар. Уфаның Киров районы хакимияте башлыгы Илвир Нурдәүләтов әйтүенчә, гыйнвар ахырына кадәр әлеге адреслар буенча урамнарны чистарту өчен тагын бер тапкыр техника җибәреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, “Инцидент-менеджмент” – ул социаль челтәрләрдәге хәбәрләрне мониторинглауның автоматлаштырылган системасы. Башкортстанда ул 2018 елның 15 октябреннән эшли. Иң күп мөрәҗәгатьләр сентябрьдә (9526), июльдә (9243), октябрьдә (7891) һәм августта (7752) теркәлгән.

Узган ел нәтиҗәләре буенча, мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге “Юллар”, “Төзекләндерү”, “ЖКХ” темалары буенча килгән. Иң күп зарланучылар – Уфа, Стәрлетамак, Салават, Нефтекама, Сибай шәһәрләре һәм Иглин районы халкы.

Эшче төркем җитәкчесе Елена Прочаковская аңлатуынча, инцидент проблема хәл ителгәч кенә ябыла, аңа кадәр робот мөрәҗәгатьне күз уңыннан ычкындырмый.
Читайте нас: