Барлык яңалыклар
Инцидент
31 декабрь 2019, 20:27

Суррогат хәмер сатучылар турында хәбәр итүчегә акча түләнәчәк

"Стоп, суррогат" акциясе Башкортстанда 19 декабрьдә республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән старт алды.

Уфа, Нефтекама шәһәрләрендә һәм Федоровка районнарында яшәүчеләр суррогат алкоголь эчемлекләр сату турында "Стоп, суррогат!" акциясенең кайнар линиясенә хәбәр итеп, хокук бозу турындагы протоколлар рәсмиләштерелде. Хәбәр итүчеләрнең өчесе дә 2000 сум акча алачак.


"Стоп, суррогат!" акциясе Башкортстанда 19 декабрьдә "Бердәм Русия" партиясенең төбәк бүлеге сәркәтибе, республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән старт алды. Ул БР Кулланучылар хокукларын яклау һәм БР Сәүдә буенча дәүләт комитеты белән берлектә үткәрелә.


Кайнар линиягә хәбәр иткән адресларга "Контроль" проекты кысаларында эшләүче "Бердәм Русия"нең Яшь гвардиясе" активистлары бара. Хокук бозулар ачыкланса, алар протокол төзү өчен полиция чакырталар.

Активистлар хәбәр итүенчә, күпчелек сатучылар бу көннәрдә тикшерүләр булачагы турында ишеткәннәр һәм хокук бозуга бармыйлар.


"Стоп, суррогат!" акциясе шартлары нигезендә, суррогат алкоголь эчемлекләрне яшерен җитештерү һәм сату турында хәбәр итүчеләргә акчалата түләү каралган: суррогат алкоголь җитештерүчеләр турында мәгълүмат өчен - 50 мең сум, сатучы турында - 2000 сум.


Суррогат җитештерүчеләр һәм сатучылар турында мәгълүматны түбәндәге электрон почтага хәбәр итәргә була: [email protected],

БР Сәүдә буенча дәүләт комитетының «Имин мохит» порталына (тәүлек әйләнәсенә) һәм

8 (347) 218-09-87 телефонына (09.00 -19.00) шалтыратырга мөмкин.
Читайте нас: