Барлык яңалыклар
Инцидент
20 декабрь 2019, 21:30

Кыш көне асфальт түшәргә ярыймы?

Уфаның Глумилинская урамында кар өстенә асфальт түшәгәннәр.

«Инцидент-менеджмент» системасы Уфада Глумилинская урамында түбән күрсәткечле һава температурасында асфальт түшәү хәбәрен эләктереп алган. БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетында бу хәлгә шундый аңлатма бирделәр:
- “Росавтодор” асфальт-бетон капламаларны начар һава шартларында түшәү буенча яңа методик тәкъдимнәрне килештерде. Бу тәкъдимнәрне Мәскәү автомобиль-юл техник университеты белгечләре Тын океан дәүләт университеты вәкилләре белән берлектә эшләп чыгарган.
Бу Русиянең күпчелек юллары беренче һәм икенче климатик зоналарда урнашуы белән бәйле. Ул урыннарда юллар төзү һәм ремонтлау өчен җылы һава торышы торган сезон бик кыска. Ә ремонт һәм юл төзелеше күләме елдан-ел үсә дә, камилләшә дә.
Документка ярашлы, начар дип язын һәм җәен һава температурасының +5 ... – 10 градус, көзен һәм кышын +10 ... – 12 градус күрсәткечләре атала.
Яңа ГОСТ буенча Октябрь проспектында, Стәрлетамакта һәм Уфаның Глумилинская урамында эшләр башкарыла.
Югары сыйфатка ирешер өен асфальт-бетон катнашмасының махсус өстәмәләр кушылган рецептын уйлап чыгарганнар, бу өстәмәләр салкын һава температурасында да асфальт түшәргә мөмкинлек бирә.
Җәелгән асфальт сыйфатын алынган керннар ярдәмендә тикшерә.
«Инцидент-менеджмент» системасы белгечләре бу ситуацияне җитди контрольгә алды. Апрельдән алып алар Октябрь проспектында, Стәрлетамакта һәм Уфаның Глумилинская урамындагы асфальт сыйфатын җентекләп тикшерәчәк
Читайте нас: