Барлык яңалыклар
Инцидент
6 декабрь 2019, 20:05

Инцидент ярдәм иткән

Сездә дә юллар начар, урамнарда лампалар янмыймы яки мәктәп автобусы йөремиме?

Мәгълүм булуынча, республикада "Инцидент" системасы эшли.

Аның аша мөрәҗәгать итеп, аһ-зарларны җиткерергә, проблемалар турында хәбәр итәргә мөмкин. Шунда ук җаваплы кешеләр мәсьәләләрне хәл итүгә тотына.

Соңгы арада, һава торышы, кыш җитүе сәбәпче булса кирәк, урамнарда лампалар янмауга, юлларның начар булуына зарлар ешайган. Алар бихисап һәм хәл ителгәннәре дә шактый. Шуларның берсен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

“Кайчан Иглин районының Сыбакай авылында юл булыр икән? Балалаларны без 3 километр пычрак ерып озатырга һәм каршы алырга мәҗбүрбез. Чөнки юл автобус йөрерлек хәлдә түгел. Үзебезне утрауда яшәгән кебек тоябыз: Иглинга да барып җитәрлек түгел (туры юлны 5 километр чокыганнар), М5 трассасына да чыгып җитәрмен димә. Кешеләр ничек эшкә йөрергә тиеш?” – дип мөрәҗәгать итә Айгөл Әхтәмҗанова.

Аның соравына Иглин хакимиятенең беренче җавабында “Быел Иглин-Сыбакай-Кальтовка юлы буенча ремонт эшләре башланды. Алар графикка ярашлы башкарыла һәм 2021 елда, асфальт салып, тәмамланырга тиеш. Шуңа әле Сыбакай авылыннан балаларны йөртү буенча вакытлыча чаралар кабул итү карала” дип хәбәр ителгән иде.

Соңгы җавап болай яңгырый: “21 ноябрьгә карата Сыбакай авылының укучыларын Балтика авылына көн саен мәктәп автобусы йөртә. Иртәнге һәм төштән соңгы вакытта автобус ремонт барган юл аша үтә, әмма ремонт эшләре аңа комачау тудырмый. Әле юл торышы ярыйсы дип бәяләнә. Автотранспорт хәрәкәтенә хәвеф тудырмый. Моннан тыш, юлда ремонт эшләрен башкаручы подрядчикларда автобусның хәрәкәт итү расписаниесе бар. Шуңа ремонт эшләре автобусның юлдан үтүен тоткарламый.
Ихтирам белән, район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы эшләре буенча урынбасары вазифасын башкаручы Павел Краснов”.
Читайте нас: