Барлык яңалыклар
Инцидент
7 Май 2019, 16:45

Социаль челтәргә язып, тукталышларын яңартканнар

Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров исеменә юлланган мөрәҗәгать-зарларның күбесе социаль челтәрләрдә языла.

Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров исеменә юлланган мөрәҗәгать-зарларның күбесе социаль челтәрләрдә языла. Баймак районы Исән авылы тукталышындагы корылманы алмаштыруны сорап язган хат та Вконтакте сәхифәсенә урнаштырылган иде.
“Исән авылына советлар чорындагы элекке, әмма калын тимердән ясалган яхшы тукталышны кайтарыгыз, ә җил үтеп торган бу яңасын алыгыз, – дигән юллар бар анда. – Тукталыш корылмасының асты ачык, җил өрә, аяклар өши. Буран вакытында анда басып торуы да куркыныч, тукталыш корылмасы очып китәр төсле. Кешеләр үтәли җилдә өшеп торырга мәҗбүр. Балалар көн саен шул тукталышта транспорт көтә, чөнки авылда мәктәп һәм балалар бакчасы юк”.
Әлеге мөрәҗәгать хакында билгеле булгач, җаваплы кешеләр бу мәсьәләне хәл итү җаен таба.
“Исән авылындагы тукталыш яңартылды” дип җавап биргән Нигамәт авыл советы башлыгы Фәния Вәхитова.
Читайте нас: