Җинаять һәм җәза
23 Октября , 06:53

Үз кызын урлауда гаепләнә

Башкортстанда 43 яшьлек хатын 32 яшьлек чит ил гражданины белән кеше урлауда гаепләнәләр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Үз кызын урлауда гаепләнәҮз кызын урлауда гаепләнә
Үз кызын урлауда гаепләнә

 Русия Тикшерү комитетының БР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, хатын 18 яшьлек кызыннан СВОда һәлак булган әтисе өчен алынган иминият түләүләрен бүлешүен таләп иткән.Кызның әнисенә бу түләүләр каралмаган, чөнки үлгән кеше белән никахын өзгән булган.

15 октябрь кичендә Стәрлетамак паркында гаепләнүчеләр, кызның теләгеннән башка, аны автомобильгә утыртып, Федоровка районына алып китәләр. Соңрак ул телефон табып, хокук саклау органнарына щалтыраткан, шуннан соң полиция хезмәткәрләре килеп, аны азат иткән, ә фигурантлар тоткарланган.

Тикшерүче үтенече буенча суд икесен дә сак астына алган, дип хәбәр итте Русия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк.

Хәзер булган хәлнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре бара.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас