Җинаять һәм җәза
11 Октября , 15:26

Танышу-кавышу сайтыннан чибәркәй 110 мең сумга төп башына утырткан

Стәрлетамакта 22 яшьлек адәм мошенниклар корбаны булган...

Добавить в предпочтительные источники Google
Танышу-кавышу сайтыннан чибәркәй 110 мең сумга төп башына утыртканТанышу-кавышу сайтыннан чибәркәй 110 мең сумга төп башына утырткан
Танышу-кавышу сайтыннан чибәркәй 110 мең сумга төп башына утырткан

БР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, августта танышу сайтында егет үзен «Ангелина Трушникова» дип таныштырган кыз белән танышкан. Аралашу вакытында кызкай аның ышанычына кергән, токеннар һәм криптовалюта сатып алуда тиз акча эшләргә тәкъдим иткән.

Егет, үгетләүләргә бирелеп, яңа танышы җибәргән счётка акчасын күчерә. Нәтиҗәдә ул 110 мең сумнан мәхрүм калган, ә «Ангелина» элемтәгә чыгудан туктаган.

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаятьчегә, әгәр аны тапсалар, биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Полиция тикшерү үткәрә һәм булган хәлнең барлык шартларын ачыклый.

«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде. 

Танышу-кавышу сайтыннан чибәркәй 110 мең сумга төп башына утырткан
Танышу-кавышу сайтыннан чибәркәй 110 мең сумга төп башына утырткан
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас