

Белокатай районында яшәүче бер кеше табибтан больничный сатып алган.
Белокатай районы прокуратурасы судка шушы төбәктә яшәүче кешегә каршы җинаять эшен тапшырган. Аны ришвәт бирүдә һәм түләүләр алганда мошенниклыкта гаеплиләр. Тикшерү версиясе буенча, бу ир район хастаханәсе табиб-терапевтына 14 мең сум акча төрткән. Бу акчага табиб тишереп-нитеп тормыйча больничныйлар рәсмиләштергән. Аннары ялган документлар нигезендә ир-атка вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие — 160 мең сум диярлек түләгәннәр.
Бу ир гаебен таныган. Җинаять эше Белокатай районара судына җибәрелгән.