

Югалган тәңкәләре турындагы мистик детектив 2007 елдан бирле сузыла икән. Зыян күрүче ул вакытта алтын һәм палладийдан 200дән артык тәңкә сатып алганлыгын ышандыра. Кыйммәтле әйберләр белән тулы саквояжны ул янәсе әнисенә сакларга биргән һәм аның хакында еллар узгач кына исенә төшергән. Ләкин ул вакытка бернинди хәзинә дә булмаган.
Каракны табу өчен мескен ханым күрәзәчеләр һәм экстрасенсларга юл тоткан. Аларга акча хуҗасы хокук саклау органнарына караганда күбрәк ышанган. Теге дөнья затлары белән аралашкач, сихерчеләр гаепле кешене тиз генә ачыклаганнар, янәсе ул хатынның абыйсы булган. Аларның версиясе буенча, ул акчаларның бөтен коллекциясен саткан, ә алынган акчага үзенә фатир сатып алган. Ә калган акчаны банкка салган. Шуннан соң хатын ни өчендер тагын берничә ел көткән һәм шулай да абыйсы өстеннән гариза язып полициягә барган.
Полиция хезмәткәрләре исә җирдәгерәк һәм җитдирәк дәлилләр таләп иткән...
Фото: radio1.ru.