Җинаять һәм җәза
20 Августа , 08:52

Эзенә тиз төшкәннәр

Әбҗәлил районы прокуратурасы легаль булмаган спиртлы эчемлекләр сату турындагы җинаять эшен судка юллаган.

Эзенә тиз төшкәннәрЭзенә тиз төшкәннәр
Эзенә тиз төшкәннәр

Районда яшәүче бер кеше зур күләмдә маркировкасыз алкогольле эчемлекләр җитештереп саткан. Төбәк күзәтчелек ведомствосында хәбәр итүләренчә, былтыр ул, цех ачып, апрельдән декабрьгә кадәр спиртлы эчемлекләр җитештереп саткан һәм моңа аның бернинди дә дәүләт лицензиясе булмаган. Күпләп Чиләбе өлкәсенә озаткан, республикада да клиентлары күп булган. Аңардан гомум бәясе 1,5 миллион сумнан артык булган 10 мең литр эчемлек тартып алынган. Бу эшне хәзер Әбҗәлил районы суды караячак.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас