Җинаять һәм җәза
6 Августа , 08:57

Гафу үтенделәр дә бит…

Таиландта Русия гражданнарына карата авыр җинаятьләрдән соң зур гауга туган.

Гафу үтенделәр дә бит…Гафу үтенделәр дә бит…
Гафу үтенделәр дә бит…

Быел Таиландның туристлар ял иткән Хуай Яйда ике русияле үтерелгән. 22 яшьлек Диана Назимова һәм аның энесе 17 яшьлек Романның үтерелүе зур резонанс тудырган.  Апалы-энеле Паттайяда әниләре белән 2021 елдан алып яшәгәннәр. Алар 26 июльдә мотоциклга утырып чыгып киткәннән соң югалганнар. Явыз ниятлеләр русиялеләрнең мотоциклын тартып алырга теләгән, ләкин бертуганнар каршылык күрсәткән.  Җинаятьчеләр мотоциклны тартып алып, бертуганнарны үтергәннәр. 31 июльдә аларны тотканнар, җинаятьчеләр җинаятьләрен таныганнар һәм гәүдәләрне кая күмүләрен күрсәткәннәр. Бу вакыйгага кадәр быел гыйнварда шушы ук районда 30 яшьлек Михаил Емельянов үтерелгән.

         Вакыйгадан соң Таиланд премьер-министры Анутхин Чанвиракун шәхсән үзе Паттайяга килгән, фаҗига булган урынны караган һәм полиция участогына барган. Премьер-министр Русия каршында гафу үтенде. Ул бу ике вакыйга ил халкында тирән ярсу кузгатты, яшь русиялеләрне үтерү фаҗига генә түгел, Таиландның абруеына да сугу дигән. Паттайяда яшәүчеләр гаеплеләрне үлем җәзасына тарттыруны таләп итеп, митингка чыккан.

Фото: news.mail.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас