Курьерга 800 мең сум тоттырган

Аферистларның корбаны балигъ яшьтә булмаган кыз бала.

Курьерга 800 мең сум тоттырганКурьерга 800 мең сум тоттырган
Курьерга 800 мең сум тоттырган
Русия Эчке эшләр министрлыгының Дүртөйле районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан зур күләмдә мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган. Аферистларның корбаны балигъ яшьтә булмаган кыз бала.
Полициянең дежур бүлегенә 2026 елның 26 июлендә Иванаево авылында яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз, балалар лагере хезмәткәре, гариза белән мөрәҗәгать иткән. Хатын хәбәр иткәнчә, 16 июльдән 24 июльгә кадәр билгесез кешеләр өйдә сакланган 800 мең сумнан артык акчаны урлаган. Җинаятьчеләр аның әле генә 10 нчы классны тәмамлаган 16 яшьлек кызы аша эш иткән.
Тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре мошенникларның балигъ булмаган кыз белән телефоннан һәм мессенджерларда элемтәгә керүләрен ачыклаган. Алар үзләрен чәчәкләр китерү хезмәте хезмәткәрләре, цифрлар министрлыгы, ә аннары тикшерүчеләр дип таныштыралар. Посылка алу, ата-аналарны җинаять җаваплылыгына тарттыру һәм акчаларны тикшерү белән янау сылтаулары астында аферистлар кызны курьерга акча бирергә күндергән. Очрашу өй янында узган, тапшыру вакытында укучы кыз код сүзен әйткән.
Вакыйга буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 4 өлеше буенча зур күләмдә кылынган караклык турында җинаять эше кузгатылган. Маддәнең санкциясе ун елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны күзаллый. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаять кылуда катнашы булган затларны ачыклауга юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары үткәрә.
Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: балигъ булмаганнар мошенниклар алдында иң йомшак категорияләрнең берсе булып кала. Аферистлар еш кына,  акча күчерергә яисә курьерга акча бирергә мәҗбүр итү өчен, үсмерләрнең якыннары өчен  яки җинаять җаваплылыгы янауларыннан куркуын кулланалар.
Ата-аналарга балалар белән даими рәвештә финанс һәм цифрлы куркынычсызлык турында әңгәмәләр уздыру бик мөһим. Аларга акча күчерү таләпләре белән шикле шалтыратулар яки хәбәрләр килгәндә кичекмәстән аралашуны туктатырга һәм Сезнең белән элемтәгә керергә яки  102 телефоны буенча полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатыгыз.
 
Фото:safeti-tek.ru
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас