Мошенниклар СВО яугиренең хатынын 3 млн сумга алдаганнар

Уфада полиция бүлегенә 39 яшьлек хатын зур акча югалтуы турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Мошенниклар СВО яугиренең хатынын 3 млн сумга алдаганнарМошенниклар СВО яугиренең хатынын 3 млн сумга алдаганнар
Мошенниклар СВО яугиренең хатынын 3 млн сумга алдаганнар

  Зыян күрүче аңлатканча, аңа үзен Оборона министрлыгы хезмәткәре дип таныштырган билгесез кеше шалтыраткан һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбинең гаиләсенә тиешле җир кишәрлеген рәсмиләштерүдә ярдәм тәкъдим иткән.

Ташлама рәсмиләштерү сылтавы белән җинаятьче хатынны СМС-хәбәрдә килгән раслау кодын әйтергә кушкан. Соңыннан аралашуга «Госуслуги» порталы, Үзәк банкның һәм ФСБның ялган вәкилләре кушылган.

Психологик басым юлы белән мошенниклар мөрәҗәгать итүчене счеттан барлык акчаларны алырга һәм аларны «ышанычлы кешегә» тапшырырга күндергән. Сумма өч миллион сумнан артык булган. Берникадәр вакыттан соң зыян күрүче алдау корбаны булуын аңлаган һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Гаеплене 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны күздә тота. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрне эзли. Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсе махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнарын уяулык күрсәтергә чакыра:

- әңгәмәдәшләр үзләрен социаль хезмәтләр, Оборона министрлыгы яки башка ведомстволар хезмәткәрләре дип таныштырса да, таныш булмаган затлар белән түләүләр алу нечкәлекләре, счетларында зур суммалар булу яки һәлак булучының гаиләсенә салынган ташламалар турында мәгълүмат бирмәгез;

- җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүгә, компенсацияләргә һәм социаль ярдәмнең башка чараларына кагылышлы барлык мәсьәләләрне профильле ведомстволарга шәхсән кергәндә, я "Дәүләт хезмәтләре" порталында расланган шәхси кабинет аша хәл итегез;

- СМС-хәбәрләрдән раслау кодларын, парольләрне һәм башка конфиденциаль мәгълүматларны беркемгә дә хәбәр итмәгез;

- шикле шалтыратулар килгәндә, кичекмәстән сөйләшүне туктатыгыз һәм 102 яки 112 телефоннары аша полициягә мөрәҗәгать итегез. Сезнең уяулыгыгыз акчаны сакларга һәм мошенникларның корбаны булмаска ярдәм итәчәк.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас