Миллионнарча сум акчаларыннан колак какканнар

Ялган инвесторларга ышанып, Уфа һәм Стәрлетамакта яшәүчеләр 6 миллион сумнан артык акча югалткан.

Миллионнарча сум акчаларыннан колак какканнарМиллионнарча сум акчаларыннан колак какканнар
Миллионнарча сум акчаларыннан колак какканнар
Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсе һәм Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак шәһәре буенча идарәсенең 6 нчы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан аеруча зур күләмдә мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылган. Өч зыян күрүчедән урланган акчаның гомум суммасы 6 миллион сумнан артып киткән.
31 яшьлек уфалы биржадагы табышка ышанып, мошенникларга 2,6 миллион сумнан артык акча күчергән. Ир-егет хәбәр иткәнчә, 2026 елның 2 июненнән 10 июленә кадәр билгесез затлар инвестицияләүдән табыш алу сылтавы белән аңардан 2,6 миллион сумнан артык акча урлаган.
Тикшерү барышында полицейскийлар җинаятьчеләрнең зыян күрүче белән «Teams» кушымтасында һәм социаль челтәрдә «EnzoriFX " сәүдә мәйданчыгы аналитиклары булып элемтәгә керүләрен ачыклаганнар. Алар ир-атны «Aifoiy Pro» кушымтасын куярга күндерә, шуннан соң зыян күрүче акчаларны иминиятләштерү һәм табыш алу сылтавы белән 29 июньнән 10 июльгә кадәр җинаятьчеләр исәбенә якынча 1,9 миллион сум шәхси тупланмасын һәм 700 мең сум кредит акчаларын күчерә.
Моннан тыш, аферистлар ир-аттан ул танышыннан алган тагын 400 мең сумны урларга тырышып караган, әмма фактны гариза бирүче үзе туктаткан. Хәзерге вакытта шәхси кабинетка керү мөмкинлеге чикләнмәгән, акчалар счетта күрсәтелә, әмма зыян күрүче аларны чыгара алмый.
Шулай ук Стәрлетамакның өч кешесе  ялган брокерлар кушуы буенча кредитлар алган.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак шәһәре буенча идарәсенә гаризалар белән өч җирле кеше мөрәҗәгать иткән — кибетнең 44 яшьлек сатучысы, аның 47 яшьлек тормыш  иптәше һәм 39 яшьлек энесе. Алар хәбәр иткәнчә, 2026 елның 26 апреленнән 13 июненә кадәр билгесез кешеләр инвестицияләүдән табыш алу сылтавы белән алардан гомум 3,5 миллион сумнан артык акча урлаганнар.
Җинаятьчеләр зыян күрүчеләр белән социаль челтәрдә һәм телефон аша элемтәгә кергәннәр, үзләрен инвестицияләү буенча белгечләр дип таныштырганнар. Табыш алу сылтавы белән алар өч гражданны «Геймспейс» һәм «Алтын» кушымталарын урнаштырырга күндерә, шуннан соң зыян күрүчеләр онлайн-кредитлар рәсмиләштерә һәм акчаларны аферистлар исәбенә күчерә. Хатын-кыз 2,2 миллион сумга якын, аның тормыш иптәше — 850 мең сумга якын, энеләре -1,4 миллион сумга якын. Моннан тыш, җинаятьчеләр тагын 1 миллион сум урларга тырышып караган, әмма факт гариза бирүчеләр тарафыннан туктатылган.Әлеге фактлар буенча тикшерү бүлекчәләре тарафыннан җинаять эшләре кузгатылган.
Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: биржада тиз һәм гарантияле хезмәт хакы вәгъдәләренә ышанмагыз. Куркынычсыз югары табыш вәгъдә итүче брокерлар, кагыйдә буларак, мошенниклар. Акчаны шикле инвестиция платформаларына күчермәгез һәм чит кешеләр үтенече буенча кушымталар урнаштырмагыз. Исегездә тотыгыз, сезнең шәхси кабинетыгызга керү ачык булып калырга, ә акчалар счетта чагылырга мөмкин — бу сезнең уяулыгыгызны йоклату өчен алдауның бер өлеше. Әгәр сезгә инвестицияләү өчен кредит рәсмиләштерергә тәкъдим итсәләр, бу мошенниклык схемасының төп билгесе. Барлык шикле тәкъдимнәр турында кичекмәстән 102 телефоны буенча полициягә хәбәр итегез.
Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы.

Фото:ivc34.ru 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас