СВОда һәлак булган улының акчасын мошенникларга биргән

 Бүздәк районында яшәүче ханым мошенникларга 13 миллион сум акча күчергән.

СВОда һәлак булган улының акчасын мошенникларга биргәнСВОда һәлак булган улының акчасын мошенникларга биргән
СВОда һәлак булган улының акчасын мошенникларга биргән

 

Бүздәк районы полиция бүлегенә 43 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән. Ул мошенникларга 13 миллион сум акча күчерүе турында сөйләгән.

Аңа берничә көн дәвамында телефонына шалтыратып я хәрби часть, я “Госуслуги”, Роспотребнадзор, ФСБ һәм федераль казначейлык вәкилләре булып шалтыратканнар. СВОда һәлак булган улы өчен акча түләнергә тиеш дип хәрби частька “прием”га язылырга күндергәннәр. Аннан гадәти мошенниклар схемасы башлана: ханымга шәхси кабинетын җимерүләре, аның исеменә берничә миллион сум кредит алырга маташулары турында хәбәр итәләр. “Террорчыларга ярдәм итү”дә гаепләмәсеннәр өчен аңа булган бөтен акчасын хәвефсез исәпкә күчерергә тәкъдим итәләр.

Ханым банкка барып бөтен булган акчасын исәптән ала. Банк хезмәткәрләре аның белән профилактик әңгәмә үткәрәләр, әмма ханым торак сатып алам дип бөтен акчасын да ала һәм бер ирнең кулына тоттыра.

Әлеге вакытта РФ Җинаять-җәза кодексының 159 маддәсе буенча җинаять эше ачылган, әмма ул акчаны табуы ай-һай, җиңел булмаячак.

Полиция хезмәткәрләре чираттагы мәртәбә кисәтә: дәүләт органнары беркайчан да кешенең кесә телефонына шалтыратып акчаларын хәвефсез исәпкә күчерүен сорамый.

 

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас