

Бөре районы полициясенә 46 яшьлек кеше мөрәҗәгать иткән. Ул мессенджерда танышының аккаунтыннан: "Сәлам! Карале, бу фотода син түгелме?" дигән хәбәр алган. Кызыксынучан ир аңа сылтама аша кергәнен дә сизми калган.
Берникадәр вакыттан соң ир банк счетыннан 25 мең сумнан артык акчасы "очуын" күргән.
Шулай ук җинаятьчеләр 70 мең сум күчерергә тырышып караган, әмма әлеге операция банкның хәвеф хезмәте тарафыннан блокланган.
Дуслар, сезгә танышларыгыздан шундый хәбәр килсә, ул хәбәрне ачмагыз, димәк аның телефонындагы аккаунтын мошенниклар җимергән дә, танышыгыз исеменнән вирус җибаргәннәр.
Чыганак: Башинформ.