77 яшьлек пенсионер мошенникларга 16 миллион сум акча биргән

77 яшьлек пенсионер мошенникларга 16 миллион сум акча биргән77 яшьлек пенсионер мошенникларга 16 миллион сум акча биргән
77 яшьлек пенсионер мошенникларга 16 миллион сум акча биргән

Кичә Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак шәһәре буенча бүлегенә 77 яшьлек хатын килеп гариза язган. Аны мошенниклар алдап, бик зур сумма акчасын алганнар.

Ул быел 1 июньнән 9 июньгә кадәр  телефон аша өй чатында шалтыратулар һәм хәбәрләр килүе турында сөйләгән. Әңгәмәдәшләр үзләрен «идарәче компания хезмәткәрләре» дип таныштырган. Җинаятьчеләр аңа домофонны алыштыру һәм шәхси кабинетка керү өчен кодларны алыштыру кирәклеге турында хәбәр иткәннәр. Пенсионер бу кешеләргә ышанып, СМС аша килгән кодны әйткән.

Берничә минуттан соң аңа тагын шалтыратканнар. Бу юлы аферистлар үзләрен «Росфинмониторинг һәм ФСБ хезмәткәрләре " дип таныштырган. Әңгәмә барышында алар пенсионердан күптән түгел булган шалтыратулар һәм хәбәрләр турында кызыксынганнар. Алар аңа:  "Бу бит мошенниклар эше, сезне алдаганнар", -дигәннәр. Пенсионерга ашыгыч рәвештә бөтен булган акчасын алып, аларны саклауга «хәвефсез урынга» тапшырырга тәкъдим иткәннәр. Бу сүзләргә ышанып ул 9 көн дәвамында банк терминалыннан зур суммалар чыгарып, аларны курьерга биреп җибәргән. Пенсионерда каян бу кадәр акча, дип аптырамагыз, ул эшкуар булган. Нәтиҗәдә ул мошенникларга 16 миллион сумнан артык акча тапшырган.

Вакыт узгач, пенсионер яңадан банкка өстәмә сумманы күчерү өчен мөрәҗәгать иткән. Хезмәткәрләр ни өчен күчергәне белән кызыксынганнар, ләкин пенсионер акча фатир сатып алу өчен кирәк, дип акланган. Шулай да, банк хезмәткәрләре аның мошенникларны баетканын аңлаган. Шуның белән алар хатынның 9 миллион сумнан артык акчасын саклап калган.

Полиция хезмәткәрләре курьерларның берсен тапкан - ул Уфада яшәүче 21 яшьлек егет булып чыккан.

Тоткарланучы үз гаебен таныган.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгы исегезгә төшерә: билгесез номерлардан шалтыратуларга игътибарлы булыгыз. Һәр кеше сүзенә ышанып бармагыз!

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас