

Хәзерге заманда хәвефсезлек мәсьәләсе һәркемгә кагыла. Яшьләрне куркыныч идеологияларгә һәм террор эшчәнлегенә җәлеп итү мәсьәләсе аеруча кискен тора. Аларның эчке булмышы ныгымаган: үз юлын эзлиләр, төрле йогынтыга тиз биреләләр, радикаль идеяләрне алга сөргән хәвефнең кайсы яктан янавын тоймаулары мөмкин.
Нәкъ шуңа, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров берничә тапкыр әйтүенчә, бүген кешеләрне төрле хәвеф ихтималлыгы турында искәртү генә түгел, тәнкыйть күзлегеннән фикерләргә, төрле манипуляцияләрне танырга һәм куркыныч йогынтыга каршы торырга өйрәтү мөһим.
Шуны аңларга кирәк: терроризм – уйдырма яки безнең яшәештән ерак төшенчә түгел, ул һәркемнең тормышын бозуы мөмкин чынбарлык һәм, үкенечкә каршы, мондый күңелсез мисаллар бик күп.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы журналисты каты режимлы колониядә терроризм өчен 12 елга якын вакытка хөкем ителгән Уфа кешесе белән әңгәмәләшкән. Аның тарихы – искәртү генә түгел, ә үзеңне, якыннарыңны мондый хаталардан саклау турында уйлану өчен сәбәп тә.
***
Матур гаилә, җитеш тормыш, уңышлы бизнес... Ул шуларны – гомер буена үзе омтылган, шулар хакына тырышып эшләгән кыйммәтләрнең барысын да югалткан. 36 яшьлек уфалы, социаль челтәрләрдәге террорчылык төркемнәрдә тормыш асылын эзләп, төрмәгә эләгә...
Дәвамын сылтама аша укый аласыз: https://www.bashinform.ru/news/detalno/2026-05-15/raskayaniya-eks-terrorista-iz-ufy-na-semie-teper-kleymo-pozora-4653507