

БР буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе хезмәткәрләре наркотик сатучылар төркеме эшчәнлеген туктаткан.Ирле-хатынлы – Татарстаннан булган.
Туймазы районының Нөркәй авылында полиция хезмәткәрләре туктатылган «Лада Гранта» шофëрына сүз каткач, ул сизелерлек дулкынланган, ә тыелган матдәләр турында сорашкач, бөтенләй каушап калган. Тикшерү барышында 30 яшьлек ирнең һәм аның 29 яшьлек хатынның кесәсеннән 20шәр граммлык 9 кара пакет табылган. Автомобиль салонында 100 граммнан артык булган билгесез матдә салынган тагын бер пакет табылган.
Алга таба оперативниклар Каен-Елга авылында биш яшерен урын барлыгын да белгәннәр, аннан 50 граммнан артык билгесез матдә алынган. Тоткарланучыларның яшәү урыны буенча 200 граммнан артык куе яшел төстәге төрелгән матдә, 24 киндер, электрон үлчәүләр,, банк карталары һәм үстерү һәм төрү өчен предметлар табылган. Экспертиза барлык алынган төргәкләрдә киндер наркотик матдәсе булуын күрсәткән. Алынган әйберләр 370 граммнан артып киткән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, бу пар беркайда да эшләмәгән, ә наркотиклар сату белән шөгыльләнгән.
Шикләнелүчеләргә карата җинаять эшләре кузгатылган. Сак астына алу рәвешендә чик кую чарасы сайланган.
Чыганак: БР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.