Бәләбәй полициясенә 83 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән. Аңа янәсе пенсия фонды хезмәткәре шалтыраткан һәм ашыгыч рәвештә пенсияне яңадан исәпләргә кирәклеген әйткән. Моның өчен ялган хезмәткәр кодны әйтүен сораган һәм пенсионер әйтеп биргән.
Шуннан соң аңа башка мошенниклар шалтырата башлый, һәм бу юлы үзләрен полиция хезмәткәрләре дип таныштыралар. Алар ир-атны счеттагы акчасы куркыныч астында дип ышандыралар һәм курьер аша «куркынычсыз счетка» күчерергә киңәш итәләр. Пенсионер ышанган һәм курьерларга 7,3 миллион сумнан артык акча биргән. Ул банкта акча алганда хезмәткәрләр ни өчен аңа шундый зур сумма кирәклеген сораганнар. Ир-ат отышлырак процент белән башка банкка күчерергә теләве турында әйткән.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе «мошенниклык» буенча җинаять эше кузгатылган. Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: банкның, Пенсия фондының яки полициянең чын хезмәткәрләре беркайчан да смстан код сорап шалтыратмыйлар, акчаны «имин счетка» күчерүләрен яки курьерга тапшыруларын сорамый. Моны ишеткәч, шунда ук трубканы куегыз. Хәтта әңгәмәдәшегез сезне исемегез һәм атагызның исеме белән атаса да, хәбәрләрдән кодларны беркемгә дә хәбәр итмәгез.