89 яшьлек әбигә билгесез кешеләр шалтыратып, оныгының тавышын имитацияләп, юл-транспорт һәлакәтенә эләгүе һәм ашыгыч рәвештә акча кирәклеге турында хәбәр иткән.Аннары икенчесе, янәсе тикшерүче шалтыраткан. Ул курьер килеп җиткәнче пенсионер белән элемтә тоткан. Курьер дәваханә өчен әйберләр тутырылган сумка һәм 100 мең сум тирәсе акча алган. Акчаны тапшыргач кына кәефсезәби туганнарына шалтыраткан.Зыян күрүче кешеләрне телефоннан алдаганнары турында белгән, ләкин трубкада елаган оныгының тавышын ишеткәч, каушап калган.Хөрмәтле гражданнар! Уяу булыгыз!Аферистлар алдауның яңа һәм иске ысулларын куллана. Соңгы вакытта мошенниклык ешрак курьерлар катнашлыгында башкарыла. Фактлар күрсәткәнчә, курьер ролендә аферистлар нигездә таксистларны куллана. Таксистлар эшнең нидә икәнен сизенсә дә, акча өчен корбаннарының алдашырга булыша.Әгәр сез өлкән яшьтәге гражданнардан посылка алырга заявка алгансыз, акча күчергәнсез икән, закон буенча җавап бирергә туры киләчәк җинаятьтә катнашуыгыз ихтимал. Мондый хәлдә кичекмәстән полициянең дежур бүлегенә шалтыратырга һәм шикле заказ турында хәбәр итәргә кирәк.