Мошенниклар 5 миллион сум бурычлы иткән

Салават шәһәрендә яшәүче 39 яшьлек кеше инвестиция брокерлары дип таныштырган мошенникларның корбаны булган.

Мошенниклар 5 миллион сум бурычлы иткәнМошенниклар 5 миллион сум бурычлы иткән
Мошенниклар 5 миллион сум бурычлы иткән

Җиңел керем алырга теләп, ир өч ай дәвамында җинаятьчеләрнең боерыкларын үтәгән һәм нәтиҗәдә 5,2 млн сумнан артык акчадан колак каккан. Дөресрәге - шул кадәр суммага бурычка баткан. 

БР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу аягыч хәл социаль челтәрләрдә "онлайн-подработка" рекламасыннан башланган. Сайтта сылтама буенча күчкәч, ир ялган брокерлар белән аралаша башлаган. Ышандырырлык булсын өчен аферистлар аңа 8 мең сумлык беренче минималь кертемнән соң зур булмаган табыш чыгарырга мөмкинлек биргәннәр. Схеманың «эшләвен» күреп, зыян күрүче зуррак акча салырга карар иткән. 

"Инвестиция счетын" тулыландыру өчен ир үз акчаларын гына файдаланмаган, кредитка да чумган, шулай ук дусларыннан һәм туганнарыннан зур суммалар алган.

Берникадәр вакыттан соң эшләп тапкан акчасын чыгарырга тырышып карагач, мошенниклар янәсе счетны «блокировкадан азат итү» өчен 1,5 миллион сум күләмендә өстәмә түләү кертүне таләп иткәннәр. Зыян күрүче бу акчаны иптәшеннән алган һәм керткән...

Соңрак ул хатыныннан тагын 700 мең сум сораган (ул кредитка алган) һәм яңадан мошенникларга җибәргән.

Җинаятьчеләр акча чыгару өчен тагын 1,5 миллион таләп иткәч кенә үзен алдау корбаны булуын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас