

Уфаның Калинин районы суды 41 яшьлек Пермь кешесенә карата җинаять эшен караган. Ул берьюлы берничә җинаятьтә гаепле дип табылган.
Ир күршесенең өенә кереп, хатынның муенына ябышкан, үтерү белән янаган, кыйнаган һәм сумкасыннан 9700 сум акчасын урлаган.
Моннан тыш, элегрәк ул танышу сайтында Уфа кызын тапкан. Аңа кунакка килгәч, кыз күрмәгәндә телефонын алып, банк кушымтасына кергән һәм үзенә 50 мең сум күчергән, ә аннары фатирдан чыгып качкан.
Икенче көнне зыян күрүче
кыз телефон аша түләргә уйлагач, система кушымтаның блокланган булуын белгән. Банк бүлегенә баргач, кызның банк исәбеннән теге ирнең картасына акча күчерелгәнлеге ачыклаган.
Ир гаебен өлешчә таныган. Суд аны 3 елда 6 айга колониягә җибәрү карарын чыгарган.