64 яшьлек җирле кеше, дәүләт органнарының ялган хезмәткәрләренә ышанып, үзенең барлык тупланмаларыннан — 21,9 миллион сумнан артык акчасыннан мәхрүм калган.
Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 15 апрельдән 7 майга кадәр җинаятьчеләр пенсионер белән телефон аша һәм мессенджерларда элемтәгә кергән. Мошенниклар, үзләрен Пенсия фонды, МФЦ, «Госуслуги» порталы һәм хәтта федераль иминлек хезмәткәрләре дип таныштырып, төрле уйдырмалар кулланганнар. Алар ир-атны пенсияләрен яңадан исәпләп, террорчылыкны финанслау турындагы җинаять эше һәм акчаларны «коткару» өчен декларацияләү кирәклеге белән куркытканнар.
Нәтиҗәдә пенсионер барлык акчаларын банктан алган. 21 апрельдә ул курьерга - 5 миллион сум, ә 7 майда — тагын 16 млн. сумнан артык акчасын биргән. Банк хезмәткәрләренең ир-ат белән профилактик әңгәмәләр үткәрүгә һәм акча алу максаты белән кызыксынуына карамастан (ул күчемсез милеккә акча җыюын әйтә), ул барыбер ялган корбанына әверелә.
Мошенниклар гади кешенең акчасы барлыгын кайдан исәпләп чыгаралар диген, югыйсә, аның банкта акчасы ятуын алар белмиләр бит... Кызганыч, җинаятьчеләр тозагына эләгүчеләр кимеми...