Уфада бер хатынның кыйммәтле машинасын тартып алганнар

Ул "Mercedes-Benz"ында берничә тапкыр исерек килеш тотылган.

Уфада бер хатынның кыйммәтле машинасын тартып алганнарУфада бер хатынның кыйммәтле машинасын тартып алганнар
Уфада бер хатынның кыйммәтле машинасын тартып алганнар

Әле исә Киров район суды аңа кабат шундый ук хокук бозган өчен хөкем карары чыгарган.

БР Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, былтыр июньдә бу хатынны юлда ДАИ хезмәткәрләре туктаткан. Медицина тикшерүе аның Mercedes-Benz автомобиле белән исерек хәлдә идарә итүен раслаган. Элегрәк ул мондый хокук бозу өчен җаваплылыкка тартылган булган.

Гаепләнүче тулысынча үз гаебен таныган. Суд аңа 260 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләгән һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 1 ел 6 айга мәхрүм иткән.

Моннан тыш, Mercedes-Benz автомобилен дәүләт кеременә конфискацияләгәннәр.

Чыгагак: Башинформ. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас