

БР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, 37 яшьлек ир кеше талап утырып чыккан булган һәм үткән елның июленнән онлайн-наркомаркета эшкә урнашкан, ул кладовщик функцияләрен үз өстенә алган.
Ул фатирында тыелган матдәләр саклаган, зур булмаган төргәкләр ташыган, аларны аннан бүлгәләп курьерлар таратканнар.
Барлыгы бу ирдән 3 кг га якын матдә — марихуана, амфетамин тартып алганнар. Төргәкләрне маскировкалау өчен тоткарланучы кулдан ясалган кирпечләр кулланган — юлда, газонда яки паркта калдырылган, мондый предмет артык игътибар җәлеп итмәгән. Ләкин барыбер тотылган. Наркотиклар яхшылыкка илтми шул...
Чыганак: Башинформ.