

Җинаятьчеләр кешеләрнең мессенджерларында аккаунтларын җимереп кереп, алар исеменнән танышларына хәбәрләр җибәреп, зарарлы файллар тараталар, акчаларын урлыйлар. Иглин районында һәм Нефтекамада яшәүче ике кеше шундыйларның кармагына эләгеп, полициягә мөрәҗәгать иткән.
Алдау төрләре.
Иглин районында 64 яшьлек ханым күршесе исеменнән мондый СМС хәбәр ала: "Син моны хәтерлисеңме? Кичә үлгән икән”. Язудан соң сылтама белән файл беркетелгән. Хатын сылтамага баса һәм шуннан соң мошенниклар аның телефонына читтән торып керү мөмкинлеге ала. Нәтиҗә мошенниклар аның банк исәбеннән якынча 6 мең сумын урлаганнар.
Нефтекамада яшәүче дә шулайрак алданган. 54 яшьлек хатынга таныш булмаган кешедән сылтама белән хәбәр килгән: “Бу авариягә эләккән кешеләр синекеләр түгелме?" Шул ук зарарлы файл аша тегеләр бу хатынның телефонына “хуҗа” булган. Мошенниклар хатын исеменә ярты миллион сумга якын онлайн-кредит рәсмиләштергәннәр. Алар 170 мең урлый алган, ә тагын 300 меңе банкның хәвефсезлек хезмәтенең уяулыгы ярдәмендә туктатылган.
Эчке эшләр министрлыгы киңәшләре.
Сылтамаларны һәм файлларны ачмаска, хәтта хәбәр таныштан килсә дә — аның аккаунты мошенниклар кулында булырга мөмкин; аз гына шик булса да — җибәрүченең үзенә шалтыратып сорашырга; әгәр шулай да сылтама буенча ялгыш керсәгез — кичекмәстән телефонга “перезагрузка” ясарага, аны антивируска тикшерергә һәм бөтен парольләрне алыштырырга кирәк; беркайчан да беркемгә дә СМС-кодлар, карта һәм пароль мәгълүматларын хәбәр итмәгез!
Фото: Ксения Калинина.