Җинаять һәм җәза
21 Апреля , 08:37

Җиңел табыш авыр җинаятькә китергән

Акча алып яткан...

Җиңел табыш  авыр җинаятькә китергәнҖиңел табыш  авыр җинаятькә китергән
Җиңел табыш авыр җинаятькә китергән

Акча алып яткан...

 

Уфалы бер ир күрсәтелмәгән «юридик хезмәтләр» өчен 5 ел дәвамында акча алып яткан. Тик без капчыкта ятмый, җинаять эзе ачылган.

Дим районы прокуратурасы 53 яшьлек ирнең бюджеттан законсыз акча алган схеманы ачыклаган. Ир ялган документлар ясаган һәм үз-үзенә «күрсәткән» хезмәтләргә суд чыгымнарын түләткән. Ачыклануынча, 2021 елдан 2026 елга кадәр ир-ат судка ялган кәгазьләр биргән: юридик хезмәтләр күрсәтүгә килешүләр, түләү турында распискалар, башкарылган эшләр актлары. Янәсе ул кемгәдер документлар төзергә ярдәм иткән һәм консультацияләр биргән. Чынлыкта беркем дә бернинди хезмәт күрсәтмәгән. Ялган сүзләр нигезендә суд ир-ат файдасына карар чыгарган. Нәтиҗәдә, биш ел эчендә аның файдасына 250 мең сумнан артык акча түләтелгән. БР Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, эш материаллары тикшерү органнарына җибәрелгән. Хәзер уфалыга карата РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 3 өлеше буенча мошенниклык маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Мондый җинаять кылучыларга алты елга кадәр иркеннән мәхрүм итү яный.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас