Җинаять һәм җәза
4 Апреля , 05:10

Дачада шашлык пешерүчеләргә штраф яный: Нинди очракта?

Илдә бакча, дача участокларында шашлык пешерергә яратучылар өчен яңа кисәтү белдерелде.  

Дачада шашлык пешерүчеләргә штраф яный: Нинди очракта?Дачада шашлык пешерүчеләргә штраф яный: Нинди очракта?
Дачада шашлык пешерүчеләргә штраф яный: Нинди очракта?

Гади кебек кенә теолган ял янгын куркынычы аркасында шактый зур штрафлар белән тәмамланырга мөмкин.

Мәскәү өлкәсе Думасы вәкиле Владимир Шапкин белдерүенчә, мангалны дөрес урнаштырмау 15 мең сумга кадәр штрафка китерергә мөмкин. Ә инде саксызлык нәтиҗәсендә янгын чыга калса, штраф күләме 50 мең сумга кадәр арта.

Кагыйдәләр буенча: шашлыкны бары тик металл яки кирпеч мангалда, махсус мичтә яки җиһазландырылган барбекю зонасында гына пешерергә ярый; мангал белән иң якындагы корылма арасында кимендә 5 метр ара булырга тиеш; янәшәдә һәрвакыт су яки янгын сүндергеч булуы мәҗбүри, диелә. 

Белгечләр искәртә: гади иминлек кагыйдәләрен үтәү сезне штрафлардан гына түгел, ә җитди бәла-казалардан да саклый.

Шуңа күрә табигать кочагында ял иткәндә дә сак булырга онытмагыз — шашлык тәмле булсын, ә ял тыныч һәм хәвеф-хәтәрсез, тәртип боозуларсыз узсын!

Фото авторы: Айгөл Хөснерьялова (Асылыкүл). Башкортстан журналистлары фотобанкыннан.

Дачада шашлык пешерүчеләргә штраф яный: Нинди очракта?
Дачада шашлык пешерүчеләргә штраф яный: Нинди очракта?
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас