Җинаять һәм җәза
2 апрель , 06:03

Ышансың, ышан!

Юлчыларның букчаларын актарып та өлгерәләр икән.

Ышансың, ышан!Ышансың, ышан!
Ышансың, ышан!

Юлчыларның букчаларын актарып та өлгерәләр икән.

34 яшьлек башкортстанлыга карата җинаять эше ачылган. Ул Уфа аэропортында пассажир багажыннан милек урлауда гаепләнә. Урланган байлыкның бәясе 1,4 млн сумнан артык булуы ачыкланган.

Идел буе транспорт прокуратурасы матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, 2025 елның декабрендә Уфа аэропортында хезмәткәр Истанбулга очучы самолетка багаж ташыган.

Ул пассажирның юл рюкзагыннан авырлыгы 100 грамм чамасы булган зәркан эшләнмәләрне урлаган. Шул рәвешле, милек хуҗасына 1,4 млн сумнан артык зыян китергән.

Транспорт полициясе хезмәткәрләре каракның шәхесен ачыклаган. Урланган зәркән эшләнмәләрен яшәгән урынында тапканнар һәм хуҗасына кайтарганнар.

Җинаять эше арытаба тикшерелү өчен Уфа район судына җибәрелгән.

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас