Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
18 март , 09:44

Путин 23 хатын-кызны ярлыкаган

Бу исемлеккә кемнәр эләккән?

Ясалма акыл.
Фото: Ясалма акыл.

Русия Президенты Владимир Путин 23 хатын-кызны ярлыкау турындагы указга кул куйган.

Президент каршындагы Кеше хокуклары буенча совет җитәкчесе Валерий Фадеев әйтүенчә, амнистия яки ярлыкау турындагы мәсьәлә декабрьдә Путин белән очрашуда күтәрелгән. Анда Совет әгъзасы, хокук яклаучы Ева Меркачева авыр булмаган һәм көч кулланмый кылынган җинаятьләр өчен беренче тапкыр хөкем ителгән балалы хатын-кызлар һәм инвалидларга карата яңа ел амнистиясен үткәрүне сораган.

Нәтиҗәдә Путин 23 хатын-кызны ярлыкаган. Алар – балалары һәм махсус хәрби операциядә катнашучы туганнары булган хатын-кызлар, ди Фадеев. Ярлыкауга лаек булганнарның исемнәре яшерен булып кала, чөнки бу – шәхси мәгълүматлар.

Ева Меркачева сүзләренчә, ул Путин тарафыннан имзаланган указның кемнәргә кагылганлыгын белми, чөнки аның исемлегендә исемнәр күбрәк булган.

“Мин анда күпме кеше булганын хәтерләмим, чөнки исемлек башта ул зур иде, ә аннары миңа аны киметергә куштылар. Шул чакта гына аның тормышка ашу мөмкинлеге зуррак диделәр һәм мин исемлекне кыскарттым, – ди ул. – Башта Яңа елга булыр дип көттек, аннары 8 Мартка көттек. Ниһаять, әле бу эш тормышка ашты – бу бик шәп”.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас