Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
22 гыйнвар , 10:45

“Акчаны исәптән алырга кушалар...”

     Телефон мошенниклары кешеләрне алдау тактикасын үзгәрткән.

“Акчаны исәптән алырга кушалар...”
“Акчаны исәптән алырга кушалар...”

     Телефон мошенниклары кешеләрне алдау тактикасын үзгәрткән – хәзер  алар кешеләрдән барлык акчаларын банктан барып алырга һәм “хәвефсезлек өчен” суммаларны өйдә сакларга күндерә башлаганнар.

   Бер сүз белән әйткәндә, мошенниклар үзләрен банк яки хокук саклау органнары хезмәткәрләре итеп танытып, кешеләрне : “Акчаларыгызны өйдә сакласагыз гына алар хәвефсезлектә булачак”, дип ышандырырга тырышалар. Алай гына да түгел:  “Әгәр банктаакчагызны ни өчен аласыз дип сорасалар,  хуҗалык ихтыяҗларына кирәк дип җавап бирегез. Беренче тапкыр бирергә риза булмасалар, икенче тапкыр мөрәҗәгать итегез”, дип киңәш итәләр.

     Мошенникларны тыңлау нәрсәсе белән куркыныч?

  • Өйдә акчалар банкның хәвефсезлек системалары, башка механизмнар белән якланмаган. Шуңа күрә алар караклар өчен җиңел мишеньгә әверелә. Урланган тере акчаларны кире кайтару мөмкин түгел диярлек, чөнки алар инде банк исәбендә түгел, ә шәхси карамакта, өйдә сакланган.
  • Таныш булмаган кешеләр белән телефоннан аралашканда сак булыгыз һәм аларның барлык әйткәннәренә ышанып брмагыз.
  • Чит кешенең кушуы буенча беркайчан да банк исәбеннән барлык акчаларыгызны алмагыз. Акчага бәйле карарларны ашыгып кабул итмәгез – якыннарыгыз белән киңәшләшегез. Әгәр мошенниклыкта шикләнәсез икән – шунда ук банкка һәм полициягә шалтыратыгыз!
  • Фото:  kras.mk.ru

 

Автор: Таҗиева Руфина
Читайте нас