Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
20 гыйнвар , 18:15

Мошенниклардан алган акчаларны кире кайтарттылар!

Алданган пенсионер хатынга акчаларын кайтарырга мәҗбүр иттеләр.  

Мошенниклардан алган акчаларны кире кайтарттылар!
Мошенниклардан алган акчаларны кире кайтарттылар!

 

Алданган пенсионер хатынга акчаларын кайтарырга мәҗбүр иттеләр.

 

 

Мошенникларны Башкортстанда гомер итүче алданган пенсионер хатынга акчаларын кайтарырга мәҗбүр иттеләр.

 

 

64 яшьлек хатын-кыздан 340 мең сумнан артык акча урлаганнар бу оятсызлар. Республика прокуратурасында хәбәр итүләренчә, Шаран районының Шаран авылында яшәүче хатын-кыз 340 мең сумга якын акча югалтып, мошенниклар корбаны булган. Пенсионер отышлы инвестицияләр вәгъдәләренә ышанган һәм акчаларны Санкт-Петербург һәм Краснодар җинаятьчеләренең ялган банк счетларына җибәргән. Хатын-кызның район прокуратурасына мөрәҗәгатеннән соң «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Прокуратура акчаның бер өлешен суд тарафыннан түләтүгә иреште. Дропперларның берсенә зыян күрүчегә 87 мең сум кайтарырга хөкем иткәннәр. Калган сумма шулай ук кире кайтарылырга тиеш, тиешле эшләр суд тарафыннан карала.

 

 

 

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас