Җинаять һәм җәза
19 Января , 12:21

Бер түрә үзенә 13 фатир, ике яхшы машина сатып алган

Нинди акчага дип уйлыйсыз?

Бер түрә үзенә 13 фатир, ике яхшы машина сатып алганБер түрә үзенә 13 фатир, ике яхшы машина сатып алган
Бер түрә үзенә 13 фатир, ике яхшы машина сатып алган

Көч структуралары хезмәткәрләре Мәләвез районы хакимияте башлыгының элеккеге урынбасарының 13 фатирын һәм ике машинасын тартып алган.

БР прокуратурасында сөйләүләренчә, Альберт Таймасов, аның хатыны һәм әбисе (хатынының әнисе) тикшерү вакытында Уфадагы һәм Мәләвездәге фатирларга һәм автомобильләргә  44 миллионны кайдан алганнарын аңлата алмаганнар.

Элегрәк җитәкче урынбасары булып эшләүче Таймасовка карата җинаять эше кузгатканнар.

Хәзер аңа суд каршында җавап бирергә туры киләчәк инде.

Чыганак: Mash  каналы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас