Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
13 гыйнвар , 13:16

Эчеп алгач кыюланалармы?

Нишләп инде ул яхшылыкка илтсен?!.

Эчеп алгач кыюланалармы?
Эчеп алгач кыюланалармы?

Нишләп инде ул яхшылыкка илтсен?!.

 

Ярамый да соң, куркыныч та соң, әйтеп, кисәтеп торалар, юк инде, барыбер хәмер эчеп, руль артына утыралар. Ахыры билгесез - әллә кеше гомере кыела, әллә үзләре зыян күрә...

Башкортстанда тагын бер эчеп руль артына утырган ир кешене эләктергәннәр.

Кичә Зианчура районының юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренәдәүләт автоинспекциясе Чат-ботыннан мәгълүмат килгән. Зианчура районы Күгәрчен авылында Toyota Corolla автомобиле руле артында шактый ук исереклек билгеләре булган машина йөртүче утырып, авыл буйлап йөргән.

Юл-патруль хезмәте инспекторлары мәгълүматка оператив кузгалган. Алар машина йөртүче гаражга кергәндә машинаны туктатканнар. Руль артында Зианчура районында яшәүче 71 яшьлек исерек кеше булган. Ир - ат аңлы рәвештә прибор исереклек халәтен күрсәтмәячәк дип өметләнеп, өрү процессын бозарга тырышып караган. Ә аннары бөтенләй процедурадан баш тарткан.

Иргә карата исереклек халәтенә медицина раславы узудан баш тарткан өчен административ акт төзелгән. Хәзер аңа 45 мең сум штраф һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан ел ярымнан ике елга кадәр мәхрүм итү яный. Машинаны махсус тукталышка урнаштырганнар.

Кайчан инде аракының юньлелеккә илткәне бар? Нишләп инде ул яхшылыкка илтсен?!.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны 8 (347) 279-32-92

 

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас