Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
26 декабрь 2025, 15:46

Шул да булдымы егетлек?

Сезнең өчен оят, билләһи!  

Шул да булдымы егетлек?
Шул да булдымы егетлек?

Сезнең өчен оят, билләһи!

 

 

Уфалы ике ир-егет Сургут шәһәрендә урнашкан сәүдә үзәгеннән 12 телефон урлап тотылган.

 

Хәзер алар сак астыында. «МВД Медиа» мәгълүматлары буенча, полициягә көнкүреш техникасы һәм электроника сату кибетеннән урлаушу турында хәбәр килгән. Төшке аш тәнәфесендә, бинада бер сатучы гына булганда, ачык витринадан смартфоннар юкка чыккан. Полиция хезмәткәрләре шикләнелүчеләр эзенә чыга алган. Алар Уфада туган, 2003 һәм 2004 елгы ике егет икән. Башта 21 яшьлек уфалының кайда булуы ачыкланган. Ул туган шәһәрендә хокук бозган өчен административ кулга алынган. Ә аның җинаятьтәше Мәскәү полиция бүлекләренең берсенең вакытлыча тоту изоляторында табылган, анда аңа карата парфюмерия кибетеннән урлау факты буенча җинаять эше тикшерелә. Аның исәбендә 25ләп мөлкәти җинаять булуы ачыкланган. Ике шикләнелүче дә Сургутка китерелгән

Хокук саклаучылар «Урлашу» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Тоткарланучыларны сак астына алганнар. Тикшерү мәгълүматлары буенча, табыш эзләп төрле төбәкләр буенча гастрольләрдә йөрүче фигурантлар ХМОга юлдаш транспортта килгән һәм Сургут сәүдә үзәгендә урлашудан соң шулай ук округтан сыпыртканнар. Телефоннарны Төмәндә һәм Уфада сатарга өлгергәннәр дә инде.

 

Яшьтәшләре ут эчендә кан коя, ә бу икәү эшләп тамак та туйдыра алмыймы әллә? Хәер, Бөек Ватан сугышы елларында да, барлык ир-егетләр сугышта алышканда,  ил өчен гомерләрен биргәндә,урлашып көн күрүчеләр булган... 

 

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас