Камчаткада шаклар катарлык хәл булган. Бер ир бергә яшәгән хатынның авызын скотч белән бәйләп, башта аны тукмаган, аннары көчләгән, ә этен кием-салым юа торган машинкага салып юдырган. Сәбәбе – көнчелектән, имеш.
Бу хакта төбәк прокуратурасында хәбәр итәләр. Ирнең хатынга салган зыяны болар гына түгел. Суд ачыклавынча, 2024 елның октябрендә 38 яшьлек ир көнләшеп, 32 яшьлек хатынның битенә 20 тапкыр суккан. Шуннан соң скотч белән бәйләгән һәм, үтерү белән янап, пычак белән битен һәм тәнен алты урыннан кискәләгән. Ә аннары көчләгән.
Хатын мессенджерда туганнарына хәбәр итә алган. Тегеләре килеп җитеп, хатынга тәрәзәдән чыгарга булышканнар. Җинаятьче шулай ук көнләшеп, хатынның этен кер юу машинасына салып юдырта башлаган... Ләкин хатын этне машинкадан алып өлгергән һәм ветклиникага мөрәҗәгать иткән. Суд ирне җиде елга гомум режимлы колониягә хөкем иткән.