Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
9 декабрь 2025, 12:35

Уңга-сулга карап йөрмәсәң...

Штрафлар буенча рекорд куйган водительне тоткарлаганнар.  

Уңга-сулга карап йөрмәсәң...
Уңга-сулга карап йөрмәсәң...

Штрафлар буенча рекорд куйган водительне тоткарлаганнар.

 

Башкортстан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тизлек режимын бозган өчен штраф җыйган машина йөртүчене тоткарлаган. "Дэу Нексия”нең 33 яшьлек хуҗасы 20 тапкыр фотофиксация камераларына эләккән. Бу штрафларның берсе дә вакытында түләнмәгән. Автосөюче аңлатканча, сәламәтлеге белән проблемалар булу сәбәпле ул эшли алмаган, димәк, аның акчасы булган.

 

Ир-егетне Уфада дәвам иткән «Штраф» операциясе кысаларында туктатканнар.

Дәүләт автоинспекциясе штраф карары чыгарылганнан соң 70 көннән дә соңга калмыйча, әгәр әлеге карар шикаять ителмәгән булса, яисә карар законлы көченә кергәннән соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиешлеген искә төшерә. Югыйсә, сумманы ике тапкыр түләргә туры киләчәк, йә хокук бозучы унбиш тәүлеккә кадәр административ арест яки илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр алачак.

Элегрәк Уфада юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 42 мең сумлык 43 түләнмәгән карар белән машина йөртүчене тоткарлаганнар иде. Ә штраф сумнары арзан түгел... Уңга-сулга карап йөрмәсәң, каты суга алар кесәгә...

 

Фото: m.5-tv.ru

 

 

 

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас