Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
7 декабрь 2025, 17:17

Үкенечле язмыш сайлаганнар

Стәрлетамакта полиция хезмәткәрләре наркотиклар белән сату итүче яшьләрне тоткарлаган. 

Үкенечле язмыш сайлаганнар
Үкенечле язмыш сайлаганнар

Наркотиклар кеше тормышын җимерүче бик ала нәрсә инде ул: кулланучылары да, алып-сату итүчеләре дә ахыр чиктә үзләрен "упкын"га төртеп төшерә. Менә шуңа бер мисал. 

Шушы көннәрдә 29 яшьлек кызда һәм 31 яшьлек ирдә 100 грамм чамасы порошоксыман матдә табылган, дип хәбәр иттеләр Эчке эшләр министрлыгының урындагы идарәсендә. Экспертиза нәтиҗәсе бу әйбернең чынлап та наркотик булуын күрсәткән.

Шикләнелүчеләр үз гаебен тулысынча таныган. Аларга карата җинаять эшләре кузгатылган. Тоткарланучылар сак астына алынган. 

Фото: БР буенча ЭЭМ / рәсми телеграм-канал

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас